1949 елның 11 маенда Татарстанның Нурлат районы Кычытканлы авылында туа. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.
«Азат хатын» журналында, «Татар иле», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга» газеталарында эшли. 1983–1992 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында информация, хатлар, пропаганда бүлекләрендә хәбәрче. «Милләт» нәшрияты җитәкчесе. 1993 елдан – «Татар-мөселман календаре» нәшире.
«Дөнья барыбер матур», «Безнең Шәех» (2019) китаплары авторы, бик күп дини китапларның автор-төзүчесе.