Галиева Рәсимә Муллаян кызы

1979 елның 1 декабрендә Татарстанның Саба районы Тенеки авылында туа. 2002 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

2001–2006 елларда – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге мөхәррире. 2006–2019 елларда «Ватаным Татарстан» газетасының хәбәрләр һәм спорт, хатлар бүлегендә хәбәрче. 2019 елдан – «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире. Беррәттән 2005 елдан бирле университетта студентларга белем бирә.

Филология фәннәре кандидаты. Казан дәүләт университетының Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты.

«Туган ягы кирәк кешегә – Саба районы Тенеки авылы» (2009), «Язмаларда – язмышлар» (2012), «Сатирик журналистика тарихы. XX гасыр башы» (2014), «Татарские сатирические журналы начала ХХ века» (2010), «Гаммәви мәгълүмат чараларында журналист тикшерүе үзенчәлекләре» (автордаш, 2019), «Табылдык кыз» (2023) китаплары авторы.


Фикер өстәү