Рәшитов Әхмәт (Әхмәт Рәшит)

1936 елның 25 мартында Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. 1960 елда Казан дәүләт университетының  татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1960 елдан – Апас районы газетасында әдәби хезмәткәр. 1961 елдан –республика телевидениесенең балалар тапшырулары мөхәррире, Лениногорск телевидениесендә соңгы хәбәрләр һәм авыл тапшыруларының өлкән мөхәррире. 1974 елдан – «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче. 1976 елдан – Татарстан Язучылар берлегенең Тукай исемендәге клубы директоры. 1988 елдан – Татарстан радиосының әдәбият-драма тапшырулары мөхәррире.

СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 2020 елның сентябрендә вафат.

«Хатирә» (1972), «Сәяхәтнамә» (1978), «Кояшлы ил – бәхет иле» (1981), «Киек каз юлы» (1982), русчага тәрҗемәсе «Млечный путь» (1983), «Йөрәк кыңгыраулары» (1986), «Давыллар кайтавазы» (1990), «Иман яңартканда» (1991),  «Таң илчесе» (1996), «Фидаиләр» (2003) китаплары авторы.


Фикер өстәү