Гаффаров Габделәхәт (Әхәт Гаффар)

1949 елның 1 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. 1971 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1971–1981 елларда – «Яшь ленинчы» газетасында хәбәрче, «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире. 1974–1980 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр.1982–1987 елларда – Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе. 1987–1990 елларда – СССР мәдәният фондының Татарстан мәдәни фонды җитәкчесе. 1987 елдан – «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Казан», «Мирас» журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында әдәби мөхәррир.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 2021 елның 1 гыйнварында вафат.

«Әҗәт» (1975), «Гозер» (1978), рус телендә – «Долг» (1983), «Бер йотым су» (1980),  рус телендә – «Глоток воды» (1985), «Язлар моңы» (1982), «Су астындагы чишмә» (1983),  «Бишек» (1985), «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1986), рус телендә – «Зерно и жернова» (1989), «Сызылып таңнар атканда» (1988), «Яшиселәр алда иде» (1990), «771 аршын җир» (1991), «Әкәмәт» (1997), «Богау» (1999), рус телендә – «Жизнь» (2008), «Энә күзе» (2006) китаплары авторы.


Фикер өстәү