1951 елның 23 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Түбән Табын авылында туа. 1974 елда Казан авиация институтын тәмамлый.
1974 елдан – Себердәге космос техникасын иҗат итүче предприятиедә инженер, Яшел Үзәндәге заводта конструктор-технология бюросы җитәкчесе. 1998 елдан – «Шәһри Казан», «Яшел Үзән» газеталарында әдәби хезмәткәр. 2000 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасының сәнәгать бүлегендә хәбәрче.
«Галимәне онытмыйк» (2016), «Безнең тулай торак» (2021) китаплары авторы.