Бикбаева Алсу Сәлим кызы

1951 елның 16 февралендә Апас районы Чәтбаш авылында туа. 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1978 елдан – «Социалистик Татарстан» газетасы хезмәткәре. 1997 елдан –  татар, рус инглиз телләрендә нәшер ителүче  «Мир бизнеса» журналының баш мөхәррире.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Йөрәк авазы» (2001), «Саумы, яшьлек иле!»  (2023) китаплары авторы.


Фикер өстәү