Сираев Дифгать Шәмси улы (Дифгать Сирай)

1933 елның 20 декабрендә Татарстанның  Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Камай авылында туа. 1964 елда Алабуга педагогия институтын, 1972 елда Мәскәү югары партия мәктәбен тәмамлый.

1965–1972 елларда – «Хезмәт» Балтач районы газетасында җаваплы секретарь, баш мөхәррир. 1974–1985 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек мөдире.

1985 елда вафат.

«Таң сызыла» (1967), «Саумы, тормыш» (1968), «Кушнарат» (1969), «Кыяларга үзем менәм» (1972), «Мәхәббәтем» (1983), «Үзәннәрдә калам» (2004), «Кеше турында җыр» (1974), «Каентүбә» (1974), «Авыл поэмасы» (1974), «Әманәт дәфтәре» (1979), «Минем анкетам» (1980)) китаплары авторы.


Фикер өстәү