Гәрәев Мәгъсүм  Гәрәй улы

1935 елның 7 февралендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туа. Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый.

1957 елдан – Татарстан радиосы хезмәткәре. 1967–1991 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр. 1991–1995 елларда – «Татарстан хәбәрләре» газетасында икътисад бүлеге мөхәррире.  1995–1998 елларда  – «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре. 1998 елдан –  «Чаян» журналында бүлек мөхәррире.

2000 елдан Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында укыта. 1999–2001 елларда җәмәгать тәртибендә Татарстанның Аксакал язучылар шурасын җитәкли.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

«Мин, Чуен Гәрәй малае: автопортрет» (2005), «Җаның кыйбатмы, малыңмы?» (2005), «Яшәсен Мин!: автопортрет» ((2010), «Мәгъсүм Гәрәев әкәмәтләре» (2014) китаплары авторы.


Фикер өстәү