Зәйнетдинов Минвәгыйз Фәләх улы

1936 елның 22 сентябрендә Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туа. 1959 елда – Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген, 1966 елда Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлый.

1959–1971 елларда – Самара өлкәсе Камышлы районында, Татарстанның Нурлат, Лениногорск, Түбән Кама районнары газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, мөхәррир. 1974–1975 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасының Лениногорск төбәге буенча үз хәбәрчесе. 1975–1986 елларда – КПСС өлкә комитетында матбугат, телевидение һәм радиосектор  инструкторы һәм мөдире. 1986–1998 елларда – Татарстан   телерадиокомпаниясе җитәкчесе  урынбасары. 1998–2013 елларда – «Чаян» журналының җаваплы секретаре.

 

«Үзем турында гына түгел» (2002), «Еллар авазы» (2010), «Үткәннәргә сәяхәт» (2014), «Мәктәбем – белем учагы» (2018), «Сабакташлар, яки үзебез турында үзебез» (2019), «Эзләп тапкан бәхетле» (2021) китаплары авторы.


Фикер өстәү