Россия Оборона министрлыгы Киевның Мәскәүдәге объектларга пилотсыз аппаратлар белән һөҗүм итүен хәбәр итте

Россия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Киев хакимияте Мәскәүдәге объектларга пилотсыз очу аппаратлары белән һөҗүм иткән. Ведомство мәгълүматлары буенча, һөҗүмгә самолет тибындагы сигез пилотсыз очкыч җәлеп ителгән.

Өч пилотсыз аппарат радиоэлектрон көрәш чаралары белән юк ителгән, тагын биш дронны Россия хәрбиләре Мәскәү янындагы «Панцирь-с» зенит ракета-пушка комплексы белән бәреп төшергән, диелә хәрби ведомство хәбәрендә.


Фикер өстәү