Татарстан Рәисе «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәгендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәгендә булды.

Карау барышында социаль проект авторы Алия Гайнанова аңлатмалар бирде. Үзәктә коворкинг, балалар уен бүлмәсе, психолог кабинеты һәм тегү остаханәсе оештырылган. Проект үзенчәлекле балаларның әниләрен берләштерергә тиеш. Алар балаларын белгечләр күзәтүе астында калдырып эшли алалар, шулай ук мастер-классларда катнаша һәм юридик һәм психологик ярдәм ала алалар.

Татарстан Рәисенә тегү цехын күрсәттеләр. Остаханәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кием тегәләр. Монда 12 тегү өстәле урнаштырылган. Балаларның әниләре монда өстәмә эш буларак эшли ала, ә үз балаларын үзәк белгечләре карый.

Республика Рәисен ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.


Фикер өстәү