Мамадышта тумагач…

Бу көнне, ник Мамадышта тумаганмындыр, дигән фикерне шактый ишетергә туры килде. Якташлар гына түгел, килгән барлык тамашачы Мамадыш үзешчәннәренә, аның кул осталарына, уңган-булган халкына сокланды. Берәүләр ияреп биеде, икенчеләр баянчыларга кушылып, җыр сузды, өченчеләр исә тыныч кына күзәтте. Казанның Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залы тирә-ягы гөрләде. Берничә сәгатькә Мамадыш Казанга күченеп торды.

Республикада «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе дәвам итә. Ул Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан уздырыла. Бәйге 31 марттан 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңгән район 3 миллион сумлык сертификатка ия булачак. Әлеге акча алга таба мәдәни проектларны үстерү өчен тотылачак.

Бәйрәм исе бөтен җиргә таралган иде. Ул көнне Филармония бакчасы да Мамадышның бер урамына әйләнде. Бәйгегә килүчеләр халыкны урамнан ук гаҗәпләндерергә уйлаган. Тамаша кылырга килүчеләр дә, узып кына китүчеләр дә рәхәтләнеп ял итте.

– Мамадыш халкын бик хөрмәт итәм. Әле менә уйлап йөрим, ник Мамадышта тумадык икән, дим. Залга үтмәгән әле, инде урамда күргән матурлык, ишеткән җыр-моң күңелне кузгатты. Эш атнасыннан соң бар арыганнар бетте. Ни дисәң дә, җыр-моң кешене яшәтә, авыруларын оныттыра шул инде, – ди Казанда яшәүче Нурания Сафина. – Мине монда берәү дә чакырмады. Үзем килдем. Яшь чакта Түбән Ушма авылыннан бер кыз белән дус идек. Ул хәзер мәрхүм инде. Резедәмне сагыну монда китерде.

Яшьлеген эзләп килүчеләр дә бар иде. Мөршидә апа Җиһангирова гомеренең иң матур елларын Мамадышта уздыра. Югары уку йортын тәмамлагач, юллама белән килеп эләгә ул монда.

– Яратып эшләдем. Җитәкчеләр дә хөрмәт итте үземне. 20 елым ул якларда узды. Аннан соң иремне башка эшкә күчергәч, китәргә туры килде. Үзем Арчаныкы булсам да, Мамадыш дип яшим, – ди ул.

Кул эшләре сатучылар янына Казан халкы күп җыелган иде. Берәүләр йон оекбаш сатып ала, икенчеләр чигүле мендәр тышына чират тора. Түбән Сөн авылында гомер итүче Зөбәйдә Гайнуллина исә үзе чиккән кул эшләрен алып килгән. Анда ни генә юк. Кулъяулыктан башлап зур сөлгегә кадәр бар.

– Йөрәк җылымны кушканга, кул эшләремне яраталар. Заказга да сорап чиктерәләр. Кешегә ошагач, эшлисе генә килеп тора, – ди ул.

Биеп-җырлап арыгач, залга узабыз. Анда исә алма төшәр урын да юк! Бу тамаша гына түгел, залда бәйгегә бәя бирүче жюри әгъзалары да утырды. Әлеге чараны Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов ачып җибәрде.

– Моннан унбиш ел элек Камал театры бинасында бик матур тамаша караганым истә. Шулкадәр матур оештырылган иде ул. Ул чакта да сәхнәдә мамадышлылар иде. Бу чыгышыгыз да тамашачы күңелендә озак саклансын, – диде ул.

Чынлап та, бик матур тамаша карадык. Ике сәгать дәвамында райондагы мәдәни, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтә алдылар. Мамадышта татар, рус, керәшен, мари, удмурт халкы дус-тату яши. Бергәләп барлык бәйрәмнәрне уздыралар. Казан сәхнәсендә дә һәр милләт үз йоласын күрсәтте. Килен төшерү, мендәр тутыру, кыз сорау, балага исем кушу кебек йолаларны күрдек. Әлеге чара җыр һәм бию белән бергә үрелеп барды. Ана белән бала мәхәббәте, буыннар чылбыры, хөрмәт, ярату кебек сыйфатларны да тамаша кылып күрсәттеләр. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов исә, тамаша сценариен бар коллектив белән бергә төзедек, ди. Күңел җылысы кушылганы да сизелеп тора.

Район башлыгы Анатолий Иванов исә чарага 420 кеше килүен әйтә.

– Залда утыручыларның күбесе – якташларыбыз. Сагынып, яратып килүегез өчен рәхмәт сезгә. Мамадыш елдан-ел үзгәрә, матурлана. Дәүләт программалары ярдәмендә кечкенә генә шәһәребездә зур эшләр башкарыла. Туган якларга ешрак кайтыгыз. Безнең ишекләр һәрвакыт ачык, – диде ул.

Мамадыш халкын Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин да котлады.

– Күп еллар районны җитәкләргә туры килде. Мамадыш – күңелләрне яулый торган як ул. Берәү дә аннан үз теләге белән эштән китми. Мин дә үзем теләп китмәдем. Әмма кайда булсам да, сезнең белән горурланып яшим. Теләче элек Мамадыш өязенә кергән бит ул. Димәк, мин дә – сезнең егет, – диде ул.

Иң зур бәяне тамашачы бирде. Халык җанлы музыкага сусаган икән. Аягүрә басып алкышладылар. Берәү дә кайтып китәргә ашыкмады. Бәйге зур матур очрашу кичәсенә әйләнде. Күп еллар күрешмәгән якташлар табышты. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Бер кичкә булса да, туган якның җылысын тойдык. Рәхәт хисләр белән таралыштык. Кайда гына булса да, кайда гына йөрсә дә, туган ягы кирәк кешегә!

Гөлгенә ШИҺАПОВА 


Фикер өстәү