“Соңгы тапкыр юлга чыккандай куган”: Казанда автобус пассажирлары исерек йөртүчене полициягә карамагына тапшырган

Кичә Казанда 94нче маршрут автобусы пассажирлары көчкә аягына басып торган хәлдә рульгә утырган Хәйрулла Курванны полиция карамагына тапшырган. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итә.

Җәмәгать транспорты пассажирлары шок халәтендә калган: исерек йөртүче Көек бистәсе юлында гүя, соңгы тапкыр юлга чыккандай, куган, аздан гына бәрелмичә һәм хәтта аумыйча калган.
Пассажирлар, бик нык куркып, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан. Полиция хезмәткәрләре, чыннан да, автобус йөртүченең исерек булуын ачыклаган. Аның канында 1,127 промилле күләмендә хәмер табылган. Шул ук вакытта ул үзе эчкәнлеген танымаган.


Фикер өстәү