Аннан үрнәк алыгыз! Балаларны яклау көне уңаеннан үзенчәлекле балаларны барладык

Талантлы балаларга карап сокланмый мөмкин түгел. Кемдер кечкенәдән үк укый-яза белсә, кемдер акча саный, мәктәп яшеннән үк үз бизнесын булдырган. Сәләтләре иртә ачылып, түгәрәктән түгәрәккә йөргән сабыйлар балачактан мәхрүм калмыймы соң? Без 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан үзенчәлекле балаларны барладык.

Мәрьям Мустаева, 3 яшь, Баулы районы Татар Томбарлысы авылының иң кечкенә китап укучысы.

Ике яшьлек чагында ук Мәрьям китап укымыйча йокларга ятмаган.  Хәзер дә шулай. Әнисе Зөлфиягә, китапханәгә барыйк, дип кенә тора икән. Дүрт бала тәрбияләүче ана үзе дә китап ярата, балаларына да шуны сеңдергән. Китапханәгә дә, китап кибетенә дә бергә йөриләр. Ай саен берничә китап сатып алырга тырышалар. Өйдәге китапханәдә Мәрьямнең үз бүлеге бар. Мәрьямне китапханәдә «Авылның иң яшь китап укучысы» буларак бүләкләгәннәр. Китапларны үзе сайлый икән. Кызчык хәрефләрне белә. Тиздән укып та китәр әле.

Александр Курененко, 14 яшь.

Александр Казандагы сәләтле балаларны олимпиадаларга әзерләү махсус үзәгендә (СОлНЦе) 9 нчы сыйныфны тәмамлаган. Башка  сыйныфташларына караганда ике яшькә яшьрәк ул. Ни өчен дигәндә,  3–4 сыйныфны экстернат формасында тәмамлаган. Александр биология, экологиядән узган  республика бәйгеләре призеры, Лобачевский исемендәге конференциянең  лауреаты. Музыка мәктәбен тәмамлаган. Мәктәптә кече сыйныф укучыларына биологиядән түгәрәкләр алып бара. Укуын 10 нчы сыйныфта дәвам иттерәчәк.

Саша ике яшьтә әти-әнисе сөйләгән барлык әкиятләрне яттан белгән. Хәтере бик яхшы. 3 яшьтә укырга өйрәнгән. Белмәгәне юк. Өендә аны «Кечкенә профессор» дип йөртәләр. Үзен даһига санамый.

–  Бүген әти-әниләр хәтта 1 яшьтән үк сабыйларын төрле мәйданчыкларга йөртә башлый. Кая ашыгырга? Мин шаккатам андыйларга. Балаларның балачагы югалмасын. Улым вакытын дөрес бүлә. Дуслары белән аралашырга да вакыты кала. Музыка уен коралларында уйный. Әле менә «Сириус» үзәгеннән биологиядән онлайн курслар алырга җыена. Җәй көне физика-математика юнәлешендәге «Квант» лагерена барачак, – ди әнисе Анна.

Әминә Мортазина, 10 яшь (Казан шәһәре).

Әминә  Казандагы 16 нчы инглиз-татар мәктәбенең 4 нче сыйныфын тәмамлаган. 4 яшьтән «Су анасы» шигырен яттан сөйли. Бакчадан ук җырлый. «Шаян ТВ» каналында тапшырулар алып бара. Ваһапов исемендәге, «Сәйлән» фестивальләрендә, «Үзгәреш җиле»ндә катнашкан. «Хәситә» киносында төп рольне башкарган. Музыка мәктәбендә белем ала. Өченче ел инде – «Чулпан» мәдәни үзәге солисты. Медицина белән дә кызыксына. «Тело человека» дигән китаптан конспектлар күчереп язарга ярата икән. Аңа махсус казналык сатып алганнар. Шунда тешләр куя, протезлар ясый. Теләге – теш табибы булу.

Әнисе Гөлнарага: «Әминә уйнарга өлгерәме соң ул? – дип еш язалар икән.

– Балачагын урламыйм. Бөтен нәрсәне аның белән киңәшләшеп эшлим.  «Арымыйсыңмы, ял итәргә вакытың калырмы?» – дип  сорыйм. Аның бөтен яклап үзен сынап карыйсы килә. Уенын да уйный, ял да итә белә», – ди җырчы Гөлнара Габидуллина.

Семен Ишеев, бизнесмен укучы:

– Лаеш районының Нармонка авылында яшим. Рождественское мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамладым. Куяннар үрчетеп, 10–15 мең сум акча эшлим. Әлеге бизнеска 12 яшьтә үк тотындым. Башта өч баш булса, хәзер 50не асрыйм. Кайчак 100гә дә җиткәли. Табышы бар. Интернет кибетләрдә сатам. Ике айлык куянның бәясе – 1 мең сум. Акчаны үз кирәк-ярагыма тотам. «Озын колак»ларны карарга көнгә ике сәгать вакыт китә. Моннан тыш, спорт белән шөгыльләнәм.

 

Ислам Әсхәдуллин, Пыжмара мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы:

– 4 яшемнән сәхнәдә чыгыш ясыйм. Балтач сәнгать мәктәбендә баян һәм вокал белгечлекләре буенча белем алдым. «Балтач кызы, егете» бәйгесендә – Гран-при иясе, Римма Ибраһимова исемендәге бәйге лауреаты. Узган ел JuniorSkills-2022 һөнәри осталык бәйгесендә кирпеч салу, машина белән сыер саву операторы, пешерү юнәлешләрендә чыгыш ясадым. Татар халык ашлары компетенциясендә җиңеп, «Алдынгылар» слетында депутатларга гөбәдия ясау үрнәген күрсәттем.

Үсмерләр арасында узган «Алло, без талантлар эзлибез» дигән бәйгедә катнашып, сертификат белән бүләкләндем. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә сынауларсыз керәчәкмен.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә учак ягу өчен чимал әзерлим. Солдатларга ризык әзерләргә, җылынырга мөмкинлек булсын дип тырышам.  Кирәк-яракны җәй көннәрендә Сабан туенда сеңлем белән баллы мамык, попкорн сатып эшләгән акчага алам.

Сәрия Мифтахова әзерләде

 


Фикер өстәү