Кырым күперендә шартлаган йөк машинасы йөртүчесе Казаннан булуы ачыкланды

Кырым күперендә шартлаган йөк машинасы йөртүчесенең Казандагы йортында тентүләр бара, дип яза «Mash Iptash» Телеграм-каналы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, йөк машинасы руле артында булган 51 яшьлек Маһир Юсубовның туганнары Казанда яши. 52 яшьлек ир-атның туганнан туган энесе аның йөк ташу белән шөгыльләнүен, җиләк-җимеш, азык-төлек ташуын, Колхоз базарында эшләвен, моннан ике ел элек хатыны җылы климатта яшәргә теләве сәбәпле, Краснодар шәһәренә күченүләрен сөйләде. Көньякта гаилә ипотекага йорт сатып алган, Казандагы торагын сатарга теләгәннәр һәм туганнарыннан ремонт ясарга сораганнар.

-Туганнары яшәгән йортны полиция хезмәткәрләре урап алды. Юсубов гаиләсе белән инде берничә көн элемтәгә чыкмаган, — дип яза «Mash Iptash».

Туганы гаҗәпләндем дип белдергән, чөнки аның туганнан туган абыйсы башка якларга — Кaмышин, Волгогрaдка барган. Ә бу юлы икенче якка киткән.


Фикер өстәү