Армия хезмәтендәге өч егет Белгородта һәлак булган

Свердловск өлкәсеннән армия хезмәтенә алынган өч егет Белгород өлкәсендә ут астына эләгеп һәлак булды, дип хәбәр итә Свердловск өлкәсенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Татьяна Мерзлякова.

«Егетләр анда әзерлек үттеләр. Срочник солдатлар утырган автобуска эләккән идарә ителә торган снарядтан өч егет һәлак була, җидесе яралана, шуларның икесе авыр хәлдә», — дип яза омбудсмен үзенең «Вконтакте»битендә.

Аның сүзләренчә, бу срочникларның барысы да Екатеринбургта тимер юл бүлегендә хезмәт иткән. Апрель ахырында аларны Белгород өлкәсенә җибәргән булганнар.


Фикер өстәү