Татарстанда 4 яшьлек малай квадроциклга утырып, аздан гына йөк машинасы көпчәге астына эләкмичә калган

Бу вакытта сабыйның әти-әнисе кайда булган – анысы мәгълүм түгел.

Спас районы Чәчәкле авылында 4 яшьлек малай квадроциклны идарә иткән. Шул ук вакытта янәшәсендә беркем дә булмаган. Видеороликтан күренгәнчә, сабый аздан гына зур йөк машинасы астына кермичә калган.

Бәхеткә, автоинспекторлар якында гына булып чыккан. Алар яшь йөртүчене “тоткан”. Соңыннан баланың Казаннан әбисенә кунака кайтканлыгы ачыкланган. Бу җәһәттән тупланган барлык материаллар балигъ булмаганнар эшләре испекциясенә тиешле карар кабул итүгә тапшырылган.

 

 


Фикер өстәү