Татарстанда бакча сукалаучы ир-ат аяксыз калган

Татарстанда яшәүче Эльмир Нуретдинов – үз эшенең остасы, 2016 елда «Лучший сантехник» Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан. Чаллыда ул Комсомол районында эшли. Аны биредә яшәүчеләр хөрмәт итә. Ләкин 1 ай элек 54 яшьлек Эльмир белән фаҗига килеп чыга. Бу турыда «Комсомольская правда»га таянып «Интертат» яза.

Май бәйрәмнәрендә алар Тукай районының Биклән авылында бәрәңге утырта. Эльмир мотоблок белән бакчаны сукаларга чыга.

«Ничектер уң аягы мотоблок астына керә, үткен фрезалар аны әйләндереп ала. Ул егыла, ләкин мотоблокны сүндерергә өлгерә. Хатыны йөгереп килә, тавышка күршеләр керә, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Табиблар операция ясый, аның сөякләре сынып беткән, мускуллары өзелгән. 1 ай буена аягын коткарырга маташтылар, тик булдыра алмадылар. Ул ашаудан калган иде, аягы да авыртмый башлаган – «үлгән» инде», – ди Эльмирның сеңлесе Диана.

Май азагында аның аягын кисәләр. Диана сүзләренчә, абыйсы хәзер шок халәтендә, әле аңлап та бетерми.

Туганнары инвалидлык рәсмиләштереп йөри. Протезны 1 ел чамасы көтәсе була. «Бу протез кешегә тулы канлы тормышка якын рәвештә яшәргә мөмкинлек бирми инде. Без Эльмир абыйның эшкә йөри алуын, элеккечә яшәвен телибез. Ә бу протез аңа таянырга гына мөмкинлек бирә, ә бионик протез элеккечә үк яшәргә ярдәм итә», – ди Диана.

Гаилә Япониядә ясалган бионик протез алу турында хыяллана. «Бәясен төгәл белмим, 2 миллион сум чамасы», – ди Диана.

 


Фикер өстәү