Синоптиклр кисәтә: туфракта һәм һавада -1 градуслы кыраулар көтелә

Бүген, 12 июньдә, Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Төнлә температура түбәнәячәк, кырау төшүе көтелә.  Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр җитәчәк.

Төнлә Татарстанда 0дан +5 градуска кадәр, республиканың көнбатышында +8 градуска кадәр, Казанда +5тән +7 градуска кадәр, түбән урыннарда+1дән +3 градуска кадәр җылы булачак. Урыны белән туфракта һәм һавада 0дан -1 градуска кадәр кырау булуы мөмкин. Көндез һава 14-19 градуска кадәр җылыначак.


Фикер өстәү