Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларны хәрби белем алырга өндәгән

Махсус хәрби операциядә катнашучылар, алдагы тормышын хәрби хезмәткә багышларга карар иткән очракта, тиешле белем алырга мөмкин. Кораллы көчләрнең командирлары нәкъ менә шундыйлардан тупланырга тиеш, дип белдергән Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта INTERFAX.RU яза.

“Кораллы көчләрдә калырга теләүчеләрнең, карьераларында чираттагы адымны ясап, тиешле хәрби белем алулары дөрес булыр иде, мөгаен”, –дигән ул Оборона министрлыгының Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә.

Дәүләт башлыгы госпитальдә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аралашып, аларга дәүләт бүләкләре тапшырган.
“Хәрби белемгә ия булучыларның тиешле белгечлеге буенча укуларын дәвам итүе әйбәт булыр иде”, – дип билгеләп үткән Путин.
“Ут һәм хәрби хәрәкәтләр аша сыналган мондый кешеләр кораллы көчләргә бик кирәк”, – дигән Президент.


Фикер өстәү