Чүлмәк урынына – кияү, урманга качкан тәкә, 150 килолы чәкчәк: Сабан туйларында нинди кызык хәлләр булган?

Узган ялларда Татарстан авылларында Сабан туйлары гөрләп узды. Туй яме уен-көлке белән, дигән кебек, быел да әлеге бәйрәм кызыклы вакыйгаларга бай булды. Төрле җирлекләрдә килеп чыккан мәзәк хәлләрне без дә барладык.

Чүлмәк ваткан җирдән… кияүгә!

Тукай районының Түбән Суыксу авылында узган Сабан туен бу ике яшь йөрәк мәңгегә истә калдырыр, мөгаен. Эш менә ничегрәк булган: бер яшь кыз, күз бәйләп чүлмәк вату бәйгесендә катнашырга дип, мәйдан уртасына чыккан. Күзләрен бәйләгәннәр – уен башланган, ә чүлмәкне читкә алып куйганнар. Шул вакытта кияү тиешле егет, кызыл розалардан гөлләмә һәм йөзек тотып, кызның каршысына тезләнгән. Күзләрен ачуга, сөйгәненә тәкъдим ясаган. Бу көтелмәгән тәкъдимгә кыз: «Әйе!» – дип җавап кайтарган. Яшьләргә бәхет телик!

Бүләк урманга качкан

Кемдә – туй, кемдә – тәкә кайгысы, диярсең… Яшел Үзән районының Олы Клүчә авылы Сабан туенда да бер кызык хәл килеп чыккан бит әле.  Гадәттәгечә, көрәштә батыр калган егеткә тәкә вәгъдә иткән булганнар. 16 килолы «бүләк» кенә үз иясеннән качкан. Мәйдан тутырып килгән халык аны җыйнаулашып эзләгән. Дүрт аяклы «бүләк» иркенләп урманда йөри икән. Көрәштә батыр калган баһадир Гадел Вәлишин кадерле «бүләк»нең иреген «кысмаска» вәгъдә иткән. Сарык каралты-курада тынычлыкта яшәячәк, дигән батыр.

Фото: Татар-информ

 

150 килолы чәкчәк

Апас халкын затлы-затлы җырчылар, кызыклы уеннар белән генә шаккатырып булмый, ахры. Быел монда Сабан туенда 150 килограмм авырлыктагы чәкчәк белән шаккатырганнар. Ул – Идел аръягы зонасында иң зурысы.

«Апас-информ» мәгълүматлары буенча, әлеге чәкчәкне пешерү өчен 3 мең йомырка, 40 литр сыек май, 30 литр бал һәм 20 килограмм шикәр комы кирәк булган. Аны Апасның оста куллы пешекчеләре – Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге үзәк ресторанда эшләүчеләр ике атна пешергән, 2 көн өйгән, 1 көн бизәгән. Чәкчәктән мәйданга килгән һәркем авыз итә алган.

Фото: Апас-информ 

6 минутта – 10 өчпочмак

Ашау, димәктән. Мамадыш Сабан туенда беренче тапкыр иң тиз өчпочмак ашаучыны ачыклау буенча «Өчпочмак-пати» конкурсы узган. Анда район халкы гына түгел, башка шәһәрләрдән килүчеләр дә катнаша алган. Иң өлкән катнашучыга 60 яшь булган.

Конкурс шартлары буенча, өчпочмакны ашарга бары тик 6 минут бирелгән. Ахыр чиктә, иң җитезе булып Казанда яшәүче Рөстәм Гайнуллин танылган: ул 6 минутта 10 өчпочмак ашап өлгергән. Җиңүчегә – 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк, ә калганнарга истәлекле дипломнар тапшырылган.

 

Тракторлар ярышы

Соңгы елларда Сабан туйларында берсеннән-берсе үзенчәлекле ярышлар, уеннар уздырырга тырышалар бит инде. Менә Кайбыч районының Ябалак авылы Сабан туенда да ДТ-75 тракторлары узышкан. Кызыклы кадрлар белән алып баручы Зөлфәт Зиннуров бүлешә.

Татар хатыны ни генә күтәрми…

Әлеге видеоны күпләр күргәндер. Ютазы районы Сабан туеның иң кызыклы мизгелләренең берсе бу. Рәмзия ханым нинди авыр герне 31 тапкыр (!) күтәргән!

 «10 бала алып кайтыгыз!»

Җырчы гаилә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларга Әтнә районының Яңа Шашы авылы Сабан туенда чыгыш ясаганда бик матур теләк теләгәннәр. Зөлфирә, сәхнәдән төшеп, мәйдан буйлап җырлап йөри башлагач, ире Алмаз: «Әйдә, кайт инде», – дигән.

«Мәйданда булганда тагын берне җырлыйм инде», – дип җавап биргән Зөлфирә. Шунда ул мәйданда утырган бер апага дәшеп: «Апа, кочаклыйм әле үзегезне. Сезнең яннан бер елга җитәрлек энергия алып китәбез бит», – дигәч, ул апа: «Бик яратабыз сезне, концертларыгызны калдырмыйбыз. Балаларыгыз күп булсын, 10 бала алып кайтыгыз», – дип теләгән.

«Ул вакытта Алмаз минем белән яшәмәс инде», – дип шаярткан Зөлфирә. «Мин яшәрмен, ә син яшәрсеңме? Минем 55 яшемә кадәр бала табасың була икән әле», – дигән Алмаз.

Лилия Гыймазова әзерләде


Фикер өстәү