Казан уртасында коточкыч юл һәлакәте: машина түбәсенә төшкән ВИДЕО пәйда булды

Бүген иртән Казанда юл-транспорт һәлакәте булган, аның нәтиҗәсендә чит ил машинасы әйләнеп түбәсенә төшкән. Бу хакта  Казан Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге хәбәр итә.

Чернышевский һәм Борхан Шаһиди урамнары киселешендә вокзал янында ике автомобиль бәрелешә. Нәтиҗәдә Chery кроссоверы юл уртасындагы түбәгәсенә килеп төшә.

Шунысын да әйтергә кирәк, ике автомобиль дә светофорның яшел уты янганда хәрәкәт иткән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Chery автомобиленең ике пассажиры 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатылган. Бер хатын-кызның – башы, икенче пассажирның кабыргалары җәрәхәтләнгән.


Фикер өстәү