Депутатлар җенесне алыштыруны тыю турында законны беренче укылышта кабул иткән

Балаларда тумыштан килгән җитешсезлекләр генә чыгарма очракка әйләнергә мөмкин.

Дәүләт Думасында, балаларда тумыштан килгән җитешсезлек очракларыннан тыш, җенесне алыштыру буенча операцияләрне тыю турында закон кабул иткәннәр. Шулай ук операция ясатылу турында медицина белешмәләре нигезендә документларда җенесне үзгәртеп язу тыела. Нигезләмәне “Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау нигезләре турында” һәм “Гражданлык хәле актлары турында” законнарга кертү күздә тотыла.

Балага мондый операция ясату өчен федераль дәүләт медицина оешмасының махсус табиб комиссиясеннән рөхсәт алырга кирәк булачак.

Депутатлар мондый законның зарурилыгын традицион кыйммәтләрне сакларгә, бер җенестәге никахларга юл куймаска кирәклеге белән аңлата.


Фикер өстәү