FDA компанияләргә кешеләрне чипларга рөхсәт итте

FDA Кушма Штатлары агентлыгы кешеләрдә нейроимплантларның клиник сынауларын үткәрергә рөхсәт итте. Элегрәк әлеге рөхсәтне Илон Маск Neuralink фирмасы алырга тырышкан иде. Бу хакта РИА Новости яза.

Нейротехнологияләрне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен кулланырга планлаштыралар. Мәсәлән, яраланган арка мие яки кул-аяк параличы булган гражданнар ясалма интеллект ярдәмендә протезлар белән идарә итә алачак. Аларны пациентлар хәрәкәтенә фикер ярдәмендә китерәчәкләр. Шулай ук алар инвалид коляскаларын контрольдә тота, компьютерда яки телефонда эшли башлаячак. Шулай ук галимнәр баш мие чибын эпилепсияне, Паркинсон авыруларын, сукырлыкны һәм башка куркыныч диагнозларны дәваларга ярдәм итәчәкме икәнен тикшерәләр.

Neuralink та аларның технологиясе арка мие зарарлануларының нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм итә ала, диделәр. Моннан тыш, яңалык симерү, аутизм, депрессия, шизофрения һәм башка авырулар терапиясе вакытында файдалы булачак.


Фикер өстәү