Салават Фәтхетдинов: «Анда безнең финнар сезнең финнарны җиңгән!..»

«Салават Фәтхетдиновның җор теллелеге, тапкырлыгы аерым фәнни эшкә лаек», – ди  Айваз Садыйров. Бу хәлне аңар таныш бер артисты сөйләгән.

Шулай бервакыт Салават Уфада концерт куя икән. Шул ук вакытта «Ак барс» белән «Салават Юлаев» хоккей уены бара, ди. Салават чыгышы арасында сәхнәдән исәпне әйтеп бара, уенны комментарийлый. Соңыннан Уфа командасы оттыра. Салават «Ак барс»ның җанатары икәнен барыбыз да беләбез. Уен нәтиҗәсен башкорт тамашачысына ничек кенә «политкорректно» әйтергә? Зал артисттан соңгы нәтиҗәне көтә бит. Ул елны ике командада да фин легионерлары күпләп уйнаган чак. Салават нинди очракта да Салават инде ул. Чыккан да, гадәттәгечә кеткелдәп, кулы белән борынын сыпырып алган да болай дигән: «Анда безнең финнар сезнең финнарны җиңгән!..» Халык маэстроның тапкырлыгына озак кул чапкан, ди.


Фикер өстәү