Рөстәм Миңнеханов Камал исемендәге театрның яңа бинасын төзү мәйданчыгында булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын төзү мәйданчыгында булды. Аны ТР тТөзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Татинвестграждан — проект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, шулай ук Wowhaus архитектура бюросының баш архитекторы һәм аңа нигез салучы Олег Шапиро озата йөрде.

Яңа объект шәһәр үзәгендә Кабан күле ярында төзеләчәк. Бинада берничә зал, креатив-белем бирү лабораторияләре, иҗтимагый зона, шулай ук репетиция һәм административ бүлмәләр каралган. Труппаның технологияләр һәм киңлекләр белән экспериментлар үткәрү, заманча форматлар уздыру — лекцияләрдән алып перформансларга кадәр мөмкинлекләре барлыкка киләчәк.

Рөстәм Миңнехановны төзелешнең төп этаплары белән таныштырдылар һәм агымдагы эшләрнең барышы турында сөйләделәр. Аерым алганда, объектта свайлар кагу һәм бетон әзерлек җайланмасы буенча эшләр алып барыла.

Татарстан Рәисе Назарбаев урамындагы күперне реконструкцияләү барышы белән дә танышты, дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү