Казанда Сабантуйга бүләкләр җыячаклар

23 июнь көнне Казан Сабан туена бүләк җыю була. Җигелгән җиде ат Казанның үзәк урамнарыннан уза.

«Берничә атна дәвамында Татарстан, Россия һәм башка илләрдә Сабантуйлар уза. Бу бәйрәмдә традицион элементлар да, яңалыклар да бар. Быел Сабантуйның эчтәлеге тарихны үз эченә алды. Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең тамырларын күрсәтте», – дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Бүләкләр җыю көнендә Казан үзәгендә дүрт төп маршрут буенча җигелгән атлар узачак. Һәр маршрут буенча йөреш 11.00 сәгатьтә  башлана. Маршрутлар турында Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязовсөйләде.

Беренче маршрут 1нче Май мәйданынан башланып, Бауман урамы буенча, Камал театрына кадәр барачак. Бу юлда бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тапшырачак. Икенче маршрут Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан башлана һәм Пушкин урамыннан Камал театрына кадәр бара. Бу юлда ТР Дәүләт Советы, Бөтендөнья татар конгрессы, КНИТУ-КАИ, янәшәдә урнашкан министрлыклар һәм ведомстволардан бүләкләр җыела.

Өченче маршрут «Туган Авылым» комплексыннан Камал театрына кадәр була, һәм тагын бер ат Иске Татар бистәсеннән, Каюм Насыйри урамы буйлап, театр ягына барачак.

«Казан халкы бүләк бирер өчен бу маршрутларның берсенә килә ала. Без һәр бүләкне шатланып кабул итәбез», – диде ул.

12.30 сәгатьтә Камал театры янында концерт программасы була. Җыелган бүләкләрне Казанның Тынычлык бистәсендә узачак Сабантуй мәйданында җиңүчеләргә тапшырачаклар.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/23-yunda-kazanda-sabantuiga-bulaklar-yyacaklar-5872578


Фикер өстәү