Казан халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Казан халкына 30 нчы июньдә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Консультацияләр дистанцион рәвештә 9:00 дән 16:30 га кадәр үткәреләчәк.

Кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефоннар буенча биреп була: +7(800)201-16-00, +7(843)238-10-00, +7(987)205-00-63 (WhatsApp), дип хәбәр итә оештыручылар.

Шәһәрлеләргә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, төбәкнең нотариаль һәм адвокат палаталары, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм башкалар консультация бирәчәк.

Чара Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көненә багышлана. Консультацияне Россия юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясе оештыра.


Фикер өстәү