Әлмәттә кар яуган: шәһәрдә «Елки-10» фильмын төшерә башладылар

Җәй дип тормаганнар, Әлмәттә инде Яңа елны каршы алырга әзерләнәләр. Ни өчен дигәндә, бирегә «Елки» популяр Яңа ел комедиясенең 10 нчы өлешен төшерергә килделәр. Видеокадрлар белән үзенең телеграм-каналында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов уртаклашты.   

Һәр Яңа ел алдыннан экранга чыгучы фильмның элеккеге режиссеры һәм продюсеры Тимур Бекмамбетов Әлмәт өчен чит кеше түгел. Соңгы елларда гына да шәһәрдә берничә тапкыр булган ул. Әйтик, узган елның җәендә «Karakuz Fest»ка мәгариф һәм кино турында лекция белән килде. Танылган режиссер шәһәрдә халыкара проект кысасында аниматорлар мәктәбен дә ачты.  «Karakuz Fest» вакытында журналистлар Бекмамбетовтан: «Елки» Әлмәттә төшерелсә, фильм нәрсә турында булыр иде?» – дип сораган булганнар. Танылган режиссер: «Әлмәт кешеләре турында», – дип җавап кайтарган. Алай булырмы-юкмы – әлегә билгесез, чөнки унынчы «Елки» Бекмамбетов катнашыннан башка гына дөнья күрәчәк. Узган елның кышында «Bazelevs» студиясенең генераль продюсеры һәм коммерция директоры компанияне режиссердан сатып алган. Яңа өлешнең режиссерлары исә – «Метод» сериалы буенча танылган актриса Александра Лупашко һәм «Елки»ның алдагы фильмын төшергән Сергей Наумов.

Сүз уңаеннан, «Елки»ның беренче өлешен 2010 елда Әлмәттән ерак булмаган Баулы районында һәм Казанда да төшерделәр.

Әлмәттә киноны «Мирас» спорт комплексында һәм «Альметрика» фәнни-танып белү үзәгендә төшерәләр. Билгеле булганча, фильмда вакыйгалар кыш көне бара. Моның өчен мәйданга ясалма кар сипкәннәр, чыршылар бизәгәннәр һәм машиналарны махсус «туңдырганнар».

– Берничә көн эссе һава торышы торды, ә без бит кышны төшерәбез. Һәм нәкъ менә безнең өчен дигәндәй, бүген салкынайтты, – дип сөйләгән «Холоп» фильмы йолдызы Ольга Дибцева.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та үзенең телеграм-каналында язылучыларны әлеге вакыйга белән кызыксындырган.

– Ничек сезгә мондый ыгы-зыгы (движуха)? Бездә кар яуды. Әлмәттә бүген Яңа ел диярлек, бик күңелле. Тиздән моның турында рәсми мәгълүмат булачак. Әлмәт янә кыздыра!  – дигән ул, төшерү процесыннан видеокадрлар урнаштырып.

Кинокартинаның премьерасы традиция буенча ел ахырында – Яңа ел алдыннан көтелә.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү