Татарстан Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көненә кушыла

26 март көнне төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре юридик мәсьәләләр буенча халыкны кабул итүләр үткәрә.

Консультацияләр читтән торып бирелә. Чара “Россия Юристлар ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла.
Казанда белгечләр халыкны “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс ур., 31/7 й.) кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылып куярга мөмкин. 8 843 238 1000 телефоны аша шалтыратып, мөрәҗәгать калдырырга һәм өстәмә мәгълүматлар турында белешергә була.
Сорауларны WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-201-16-00 телефоны (“Мой депутат” порталы) һәм электрон почта (op@tatarstan.er.ru) аша юллау мөмкинлеге бар.

Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү графигы

9.00 — 10.30
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе
9.00 -12.30
Татарстан Республикасы Конституция суды Аппараты
10.30 -12.00
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
12.00-13.30
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
Казан ш. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге
Нотариус
13.30-15.00
“Татарстан Республикасы Техник инвентарьлаштыру бюоросы” АҖ
15.00-16.30
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге
15.00-16.30
Адвокат


Фикер өстәү