«Зинһар, кирәкми» дигәнгә карамаган: бер ир маршрут автобусын суга батырган (ВИДЕО)

Ир су баскан юл аша үтәргә уйлаган, ләкин көчле агым машинаны чокырга агызган.

Төньяк Осетиядә маршрутка йөртүче су баскан юл буйлап барган һәм пассажирлары белән чокырга төшкән. Коточкыч юл һәлакәте Владикавказ — Моздок автоюлында, Батако һәм Зильги авыллары арасында була.

«КазанДа» Телеграм каналы урнаштырган видеода машина алдында пычрак суның шаулап агуы күренә. Пассажирлар: «Зинһар, кирәкми» дип кычкыралар, шофер: «Курыкмагыз!», – дип, хәрәкәктне дәвам итә. Агымга көче җитмәгән машина чокырга төшә һәм әйләнә. Әлеге хәлләр вакытында кадрда анда булганнарның кычкыруы, маршрутка кәнәфиенә тотынырга тырышканлыклары күренә Алар арасында балалар да булган. Соңрак пассажирлар маршрутка түбәсенә менәргә өлгерәләр.

Һәлакәттә бер хатын-кыз үлгән,  17 кеше зыян күргән, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү