Татарстанда кайсы һөнәр ияләре җитмәвен әйттеләр

Татарстанда машина йөртүчеләр, инженерлар һәм табиблар җитми. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Әйтик, республикада 2335 йөртүче кирәк. Уртача хезмәт хакы – 38504 сум. Инженерларга 1211 вакансия бар. Уртача хезмәт хакы – 41370 сум. Ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлегендә өченче урында – табиблар. Аларга 741 эш урыны бар. Уртача хезмәт хакы – 41319 сум. Алардан тыш, иң күп вакансия булган һөнәрләр арасында шәфкать туташлары, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, штукатурчылар, арматурачылар, монтажчылар, ташчылар тора. Гомумән алганда, Татарстанда 35 мең эш урыны тәкъдим ителә. Ә рәсми рәвештә эшсез булып 6,3 мең кеше теркәлгән. Эльмира Зарипова әйтүенчә, 2030 елга кадәр республикада 173,1 мең эшче әзерләргә кирәк булачак.


Фикер өстәү