Сыйфатсыз товарлар яки мәҗбүриләп күрсәтелгән хезмәт өчен халыкка 75 миллион сум акча кайтарылган

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе сыйфатсыз товарлар яки мәҗбүриләп күрсәтелгән хезмәт өчен халыкка 75 миллион сум акчасын кире кайтарырга ярдәм иткән. Бу хакта идарә башлыгы Марина Патяшина Казанда узган конференциядә сөйләде.

Марина Патяшина әйтүенчә, 2005 елда идарә халыктан 1 мең мөрәҗәгать кабул итсә, хәзер бу күрсәткеч 9 меңгә җиткән. «Безне ялган юридик оешмаларның күп булуы да борчый. Алар дәүләт органнарына шикаять язып биргән өчен зур суммада акча ала», – ди Марина Патяшина.

Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, сыйфатсыз товар сатучы һәм хезмәт күрсәтүчеләрдән еш кына яклаучысыз кешеләр зыян күрә. «Ел дәвамында аз керемле кешеләр һәм пенсионерлардан 2 мең чамасы мөрәҗәгать кабул иттек. Узган ел гына судларда 1,5 мең чамасы утырышта катнаштык. Зыян күрүчеләргә 75 миллион сум акчасын кайтарырга ярдәм иттек. Шуның 3 миллион сумы – рухи зыян салган өчен. Әмма намуссыз кешеләр алдауның яңа, тагын да хәйләкәррәк ысулларын таба», – ди Марина Патяшина.


Фикер өстәү