Канатлы эш. Михаил Мишустин Казанга өметле хәбәр алып килде

Тагын ике елдан Казанда елына 10 «Ту-214» очкычы ясый башларга ниятлиләр. Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килгән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әнә шундый бурыч куйды. Очкычларны күпләп җитештерүне җайга салу өчен дәүләт 41,8 миллиард сум акча да бирәчәк. Ил Хөкүмәте җитәкчесе Казанга сөенечле яңалык белән килгән.

Казанга эш сәфәре кысасында Михаил Мишустин «Туполев» ГАҖ филиалы – Казан авиация заводына барды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде. Ил Премьер-министры заводта сәнәгать мәйданын яңарту һәм техник яктан яңадан җиһазландыру программасының үтәлеше белән танышты. Бүген биредә «Ту-116», «Ту-214» очкычларын ясау, «Ту-116», «Ту-22МЗ» очкычларын төзекләндерү һәм камилләштерү белән шөгыльләнәләр. Михаил Мишустинга сәнәгать мәйданнарын да күрсәттеләр. Ул, шул исәптән, лазер ярдәмендә эретеп ябыштыру, титаннан ясалган зур детальләрне яндыру җиһазларын карады. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда әлеге җиһазларны тулысынча яңартканнар. «Бу – энергия куллануны гына да өч тапкыр киметергә ярдәм итте», – дип сөйләде завод директоры урынбасары Борис Найшулер. Михаил Мишустин эшчеләрдән станокларның ышанычлылыгы турында да кызыксынды һәм уңай җавап алды.

– «Ту-214»не серияле җитештерүне җайга салу мөһим, – дип белдерде Россия Хөкүмәте җитәкчесе заводта узган тармакны үстерүгә багышланган киңәшмәдә. – Без 2025 елдан елына 10 очкыч җитештерә башларга тиеш. Казан авиация заводы әлеге бурычны үти алачак дип ышанам. Моның өчен ил Хөкүмәтеннән 41,8 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин бу көннәрдә генә әнә шундый карар кабул итте. Әлеге акча шул исәптән заводны технологик яңарту, биналар төзү һәм төзекләндерүгә тотылачак.

Михаил Мишустин сүзләренә караганда, «Ту-214»нең ышанычлы булуы шик уятмый. Бу хакта очучылар үзләре үк әйтә икән. Өстәвенә очкычны ясаганда үзебезнең ил технологияләре кулланыла, димәк, ул Көнбатыш санкцияләренә бәйле түгел, дип тә ассызыкладылар киңәшмәдә. Очкыч 210 пассажирга исәпләнгән. Әллә хәрби-оборона комплексы тармагы предприятиесе булгангамы, заводның матбугат хезмәте төгәл саннарны әйтергә теләмичә: «Хәзерге вакытта Казан заводында дәүләт һәм коммерцияле заказлар буенча берничә лайнер җыела», – дип кенә чикләнде.

Аның каравы киләчәккә эш билгеле. Михаил Мишустин елына 10 очкыч җитештерү белән генә чикләнеп калмыйча, 2027 елда әлеге күрсәткечне 20гә кадәр җиткерергә кирәк, дип белдерде. Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренә караганда, без очкычларны күпләп җитештерүне генә җайга салмыйбыз, ә тулы бер цикл төзеячәкбез. Бу җәһәттән ул тармакны кадрлар белән тәэмин итү турында да искә алды. Сүз уңаеннан, утырышка кадәр Михаил Мишустин завод эшчеләре белән очрашты. Сөйләшү барышында ил Хөкүмәте җитәкчесеннән эшче кадрларга кызыксынуны арттыру юллары турында сорадылар. Михаил Мишустин заводта эшләүче инженер, технолог кебек һөнәр ияләрен «иң-иң»нәр дип атады.

– Бүген мондый белгечләргә кытлык зур, ә менә әлеге һөнәр белән кызыксынучылар аз, – диде ул киңәшмәдә.

Бу юнәлештә мәктәп эскәмиясе, гаиләдә үк эшләргә кирәклеген дә искәртте. Эшчеләр Россия Премьер-министрыннан оборона предприятиеләрендә эшләүчеләрне торак белән тәэмин итү турында сорады.

– Заводның бай тарихы бар. Традицияләрне саклап калып, яңа идеяләрне тормышка ашыру мөһим, – диде Михаил Мишустин. – Торак мәсьәләсенә килгәндә, бүген дәүләт тарафыннан аренда торагы бәясенең яртысына кадәр субсидияләү каралган. Башка төр ярдәм чаралары да гамәлдә. Бу юнәлештә тагын нәрсә эшләргә мөмкин икәнен карап тикшерәчәкбез.

Заводта ил Хөкүмәте җитәкчесе әзер «Ту-214»кә утырып та карады. «Boeing» бер читтә торсын», – диде Рөстәм Миңнеханов урындыклар арасыннан барганда, Россия Премьер-министры килешүен белдереп елмаеп куйды.

Эльвира Вәлиева

 

 


Фикер өстәү