Авыл баласына карагыз! Депутатлар тәрбия турында сөйләште

Балаларны ватанпәрвәр итеп тәрбияләү өчен нишләргә кирәк? Нәрсә эшләп җиткермибез? Рухи кыйммәтләр турында саннар телендә сөйләшү дөресме? Бу сорауларга җавапны Татарстан Дәүләт Советы президиумының Питрәч районында узган утырышында эзләдек. Күчмә утырыш  Хәтер һәм кайгы көнендә Яңа Шигали авылында Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемендәге лицейда узды.

Туктап торганыбыз юк

Утырыш алдыннан депутатлар һәм президиум әгъзалары Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев бюстына чәчәкләр салды, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнашты. Ватанпәрвәрлек турында анда башланган сүз утырышта дәвам итте. Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республикада яшәүче миллионнан артык яшь буын вәкиленә патриотик тәрбия бирүнең төрле ысулларына тукталды. Аерым алганда, «Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү» атамалы программасының ни рәвешле гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Моннан тыш, министр хәрби-патриотик тәрбия өлкәсендә уздырылган чараларга да аерым тукталды. Әйтик, «Аҗаган» уены, «Әлбәдән» фестивале турында һәркайсыбыз ишетеп булса да белә инде. Ләкин Татарстанда алардан тыш та чаралар шактый.

Татарстанда яшьләр төркеменә караучы (14–35 яшь аралыгындагы) 1 млн 72 мең кеше яши.

– Ләкин патриотик тәрбияне хәрби юнәлештә генә карарга кирәкми. Әйтик, яшьләр күп вакытларын интернетта уздыра. Ә анда яхшы хәбәрләргә караганда начарлары күбрәк. Гадиләштереп әйткәндә, интернетта яки массакүләм мәгълүмат чараларында яшь буын вәкиле турында сөйләсеннәр өчен, аның белән нинди дә булса начар хәл килеп чыгарга тиеш. Безгә яшь галимнәребез, белгечләребез турында күбрәк сөйләшергә кирәк. Яшьләрнең көндәлек тормышында үрнәк образлар күбрәк булырга тиеш, – дип сөйләде Ринат Садыйков.

Аңлашыла инде, яшь буынга патриотик тәрбия бирү бер генә министрлыкның бурычы түгел. Ринат Садыйков сүзләре белән әйтсәк, бу әһәмиятле эшне берләшеп, билгеле бер системага салып башкарырга кирәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да балаларны һәм яшьләрне ватанпәрвәр итеп тәрбияләүгә игътибарын кызганмый. Министр урынбасары Алсу Әсадуллина да моны республикада уздырыла торган вакыйга һәм чараларны барлап раслады. Бу өлкәдә туган телләргә багышланган чараларның әһәмиятле булуын искәртте.

«Саналмыйча калганнар кайда?»

Билгеле, балалар һәм яшьләр өчен кызыклы чараларның төрле һәм күп булуы – бик шәп нәрсә, ләкин сыйфат мәсьәләсе барыбер әһәмиятлерәк. Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин да әйтте, чыгыш ясаучыларга патриотик тәрбия юнәлешендәге кимчелекләр турында да сөйләргә кушты. Җыелышып сөйләшүнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш бит. Әмма бу юлы әзерләнгән чыгышларда барыбер дә саннар өстенлек итте.

– Сез чараларда катнашучыларны, үсмерләр клубларында, берләшмәләрдә исәпләнүчеләрне саныйсыз. Ә саналмыйча калганнар кайда? Нишли алар? Нигә бүген алар турында сүз булмады? – дип сүзен тәнкыйтьтән башлады парламент Рәисе. – Бүгенге шартларда патриотик тәрбия мәсьәләсе алгы планда булырга тиеш. Яшьләребезгә басым бик көчле. Аларның әле формалашып бетмәгән аңнарыннан файдаланырга теләүчеләр бик күп. Без исә яшьләребезгә ярдәм итәргә тиеш.

Фәрит Мөхәммәтшин тәрбия өлкәсендә авыл балаларын мисал итеп китерде.

– Нәкъ менә авылда, авылда яшәүче гаиләләрдә телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, традицион кыйммәтләребез чын мәгънәсендә саклана. Шул мохиттә, шундый тәрбиядә үскән балаларга күз салыгыз! Ватанпәрвәрлек гаиләдән башлана, – диде ул.

Татарстан парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, үз чиратында, совет заманындагы ватанпәрвәрлекне үрнәк итеп куйды.

– Безнең балалар нәрсә карап үсә – башка сыймаслык бит! Интернетта ни генә юк… Ә социаль челтәрләр нәрсәгә өйрәтә? Бар җирдә дә, кеше үзе генә дә көчле, дигән фикерне сеңдерергә тырышалар. Балаларны без түгел, менә шулар тәрбияли, – диде ул.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү