Ел башыннан бирле наркотиклар белән бәйле 2,6 мең җинаять очрагы теркәлгән

Бу хакта Наркотик матдәләргә һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көненә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Әнвәр Кәримов хәбәр итүенчә, ел башыннан бирле хокук саклау органнары 230 килограммнан артык наркотик матдәне әйләнештән алган.

–Барыннан да бигрәк синтетик наркотиклар өстенлек итә. Гомумән алганда, нгаркотиклар белән бәйле 2600 җинаять очрагы теркәлде, 770ләп кеше җинаять җаваплылыгына тартылды. Җинаятьчеләрнең күпчелеге – 25-40 яшьлекләр. Кагыйдә буларак, аларның күбесенең даими керем чыганагы юк. Ә яртысыннан артыгы җинаять җаваплылыгына беренче генә тартылмый, – дип аңлатты ул.


Фикер өстәү