Рөстәм Миңнеханов: Без бергә Россиягә куркыныч янаучыларга каршы торырга тиешбез

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте һәм Россия Президенты Владимир Путинны хуплады. Мөрәҗәгатьнең тулы текстын бастырабыз:

«Илебез һәрвакыт көчле рухлы кешеләр белән дан тотты. Ватанны ярату һәм ватанпәрвәрлек хисе барлык буын, барлык милләт кешеләренең аерылгысыз үзенчәлеге.

Татарстан тулысынча Югары Башкомандующийга, ил Президенты Владимир Владимирович Путинга таяна.

Бу катлаулы вакытта без аның янында берләшергә, бергә Россиягә һәм аның күпмилләтле халкына куркыныч янаучыларга каршы торырга тиешбез.

Татарстан халкы безнең зур илебезне ныгытуга көн саен үз өлешен кертә. Без Президентыбыз Владимир Владимирович Путинны хуплыйбыз!»


Фикер өстәү