Татарстанда яшәүчеләргә яңа схема буенча пенсияләр арттырыла

Хөкүмәт үсеш планын расларга тиеш.

Россия Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы лаеклы ялга чыгучылар өчен пенсияне арттыру буенча озак вакытлы план тәкъдим итте. Бу «төньяк» кебек махсус өстәмә түләүләр булган төбәкләргә кагылмый.

2024 елдан 2026 елга кадәр өлкәннәргә түләүләр арттырылачак. 2024 елда 1 гыйнвардан – 5,3 процентка, 2025 елда 1 февральдән – 4 процентка, 1 апрельдән – 3,8 процентка, 2026 елда 1 февральдән – 4 процентка, 1 апрельдән 2,8 процентка артачак.

Әмма бу исәпләүләр әле төгәл түгел, үсеш планы Хөкүмәттә әле расланырга тиеш.


Фикер өстәү