Голикова пенсияне индексацияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте

Россиядә иминият пенсияләрен индексацияләү тәртибендә үзгәрешләр планлаштырыла: картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту уңаеннан. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итте.

Элек индексация гыйнварда уза иде, әмма 2025 елдан башка расписание гамәлдә булачак. Пенсияләр елга ике тапкыр — 1 февраль һәм 1 апрельдә индексацияләнәчәк.

Шул рәвешле, 2025 елның 1 февраленнән иминият пенсияләре 4 процентка артачак, ә 1 апрельдән — тагын 3,8 процентка. 2026 елда исә 4 һәм 2,8 процентка.

1 апрельдән индексацияләнә торган социаль пенсияләр үз расписаниеләрен үзгәртми. Аларның күләме 4 процентка артачак, 2025 елда — 8 процентка, ә 2026 елда — 8,4 процентка.


Фикер өстәү