«Безнең бердәнбер кимчелегебез китап укымау гына булса, ничек бәхетле яшәр идек…»

Элек укый-яза белгән кеше сирәгрәк булган. Шуңа бу бик зур абруй булып саналган. Чынлап та шулай бит: бары тик күңелендә аң-белемгә омтылышы булган кешеләр генә мондый дәрәҗәгә ирешә алганнар. Хәзерге дөньяда хәреф танымаган кеше юк инде. Ләкин элекке заманның хәреф таныган кешесе белән бүгенге чорның хәреф танучысы бер кимәлдә түгел. Безнең дәвердә хәреф тану әле ул укый-яза икән дигәнне аңлатмый.

Гомумән, бөтенләй бер нәрсә укымый торган, укырга яратмый торган кешеләр була. Кайберәүләр бөтен нәрсәне дә укый, хәтта дару рецепты белән лимонад этикеткасын да, бары тик китап кына укымый. Бу тәрбиягә генә бәйле түгел бугай, бер үк гаиләдә бер үк нәрсә күреп үскән игезәкләр дә ике төрле була ала.

Әдәбиятка мөкиббән киткән бер гүзәлнең дә яратып йөргән егете шундыйрак кеше булып чыккан. Әйбәт кеше инде үзе. Бер генә кимчелеге бар. Аңа гына түзеп була бит инде. Ләкин сөйгән кешесенең бер кимчелеген дә калдырмаслык итеп тәрбияләргә тырышмый икән, ул хатын-кыз затыннан була алмый. Кул астындагы барлык мөмкинлекне кулланып бетерә, тик максатына ирешмичә туктамый. Максатына ирешкәч тә туктамый, яңа бер кимчелек уйлап таба да шуны «дәваларга» тотына. Шуңа күрә яныңда хатын-кыз булу икеләтә рәхәт: күңелле дә, файдалы да.

Сөйгән егетенең китап укый башлавын тели инде бу гүзәл. Үзе Фатих Әмирхан иҗатын бик яраткач, егетенең дә һич югы «Фәтхулла хәзрәт»не укып чыгуын тели. Хәтта укып чыгарга кушып, китабын да биреп җибәрә.

Тәрбиягә шулай тиз генә бирелеп, бер омтылышта камилләшә торган зат булса, ир-ат булмый бит инде ул. Ир-ат ул кәҗә тәкәсе кебек тискәре булырга тиеш, үз җитешсезлекләрен төзәтү турында сүз барганда – бигрәк тә. Чөнки бары тик карыша-карыша ризалашканда гына янындагы сөйгәне үз тырышлыгыннан тулы канәгатьлек алачак. Җиңел килгән җиңүнең бәясе булмый.

Егет китапны ачып та карамый инде. Төрле сәбәп табып тик йөри. Аптырагач, кыз шундый шарт куя: «Яки китапны укып чыгасың, яки аерылабыз». Менә монысы инде – авыр мәсьәлә. Берничек тә җиңеп булмый торган. Шундый әйбәт кыздан колак кагасы да килми хәзер, китап укыйсы да килми. Ничек яшәргә дә белгән юк инде бу тормышта.

Тик егет – замана баласы. Барыбер җаен таба. Башта шул китап буенча кино юк микән дип тикшереп карый, шуннан спектакльләргә күчә. Анысы да булмагач, аптырашта кала. Ахыр чиктә, интернеттан әлеге әсәр турындагы язмаларны җыеп, шуларны ятлый. Анда да үзе укымый, кеше тавышы белән укый торган программаларны эшкә җигә. Сөйгән кызы башта бик сөенә инде. Шулкадәр тырышлык салган эшеңнең нәтиҗәсен күрүдән дә зуррак шатлык буламыни! Соңрак шикләнә башлый. Бердән, егете әсәрне укыган һәрбер кеше белергә тиешле нәрсәләрне дә белми, икенчедән, үзенә хас булмаган матур җөмләләр белән сөйли, әдәбият белгече дип торырсың.

Сорый инде шуннан соң. Сорый белеп, нәкъ кирәкле вакытта сорасаң, ир-ат ул сөйгән ярына бөтен серен чишеп ата. Бөтен чынбарлыкны ярып сала, ул гына җитмәсә, азрак су да кушып җибәрергә мөмкин. Кыз үпкәләми, кычкырып көлә генә. Китапны укымаса да, әллә нинди катлаулы җөмләләр белән язылган фәнни текстны ятлап утыруын күз алдына китерү барыбер рәхәт бит инде. Көлеп туйгач, өстәп куя:

– Аудиокитап варианты да бар аның, шуны тыңласаң да булыр иде.

– Укымаган адәмнең ул кадәресенә башы җитәмени?! – дип егет тә көләргә тотына.

Болар хәзер берничә ел бергә яшиләр инде. Балалары да бар. «Марат абый, аудиокитапларыгыз юкмы?» – дип язып та җибәргәннәр. Әле менә уйлап утырам… Адәм баласының бердәнбер кимчелеге китап укырга яратмау гына булса, без ничек бәхетле яшәр идек…


Фикер өстәү