Зәйтүнә әби: Күзләрем күрмәсә дә, мин үземә булган җылыны тоям

Апас районының Шыгай авылында гомер итүче Зәйтүнә Яруллинаның биш ел инде күзләре күрми. Элеккеге кебек тәмле ризыклар пешереп балаларын сөендерә алмаса да, ягымлы сүзләре, яхшы киңәшләре белән аларның күңелен күрә. Яшьлеге авыр булса да, картлыгы кадер-хөрмәттә аның.

– Кече Күккүзнеке мин. Шыгайга кияүгә чыктым. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күрдек. Урман да кистек, гектар-гектар чөгендерен дә үстердек. Бер дә зарланмадык. Яшьлек белән сизелмәде дә ул авырлыклар, – дип искә ала әби. –12 яшемнән эшләдем. Гаиләдә беренче бала булгач, бар эш миңа эләкте. Хәзерге балалар кебек иркәләнеп утыра алмадык. Уенның ни икәнен белми үстек. Үзебез дә сабый гына идек бит инде. Ничек көчебез җиткән диген?! Ул урман кисүләр бер дә онытылмый. Дүрт кызны 18 йортлы авыл янындагы урманга җибәрделәр. Икебез качып кайтып китте. Калганнарыбыз ирләр белән беррәттән 10 көн урман кистек.

Сугыш тәмамлангач, Зәйтүнә әби фермага эшкә килә.

– Сарыклар карадым. Эшеме яратып эшләдем. Алдынгы булдым. Бервакыт, бүләк итеп, дүрт сарык белән бер бозау да биргәннәр иде әле. Томыш башларга ярап торды ул, – ди әбекәй. – Ирем белән ике бала үстердек. Аның үлгәненә 33 ел инде. Шөкер, бүген улым белән кызым игелек күрсәтә. Күзләрем күрми дип утырмыйм. Үземә кирәкне эзләп табарга өйрәндем.

Кызы Фәнзилә апа да әниле булуына сөенеп яши. Гомере буе без дип яшәде, ди ул әнисен.

– Без йокыдан торганчы, мичкә ягып, кайнар кабартмаларын, коймак, кыстыбыйларын пешереп куяр иде. Бик сабыр ул, уңган. Беркайчан да эчтәгесен тышка чыгармый. Безне дә шуңа өйрәтте. Ничә яшьтә булсаң да, әни кирәк. Энем Рәхимулла белән безгә терәк әле әниебез. Аның янында бик рәхәт. Үзен йөртә алганына сөенәбез. Аның күңел күзе яшәтә безне.

Зәйтүнә әби сукыр калуына ияләшкән инде. Кайчандыр дөньяның бар матурлыгын күреп яшәгән кешегә кинәт кенә караңгылыкка чуму җиңел булмаса да, ул сынмый.

– Күзләрем күрмәсә дә, мин үземә булган җылыны тоям. Балаларым, якыннарымның яратуын сизеп яшим. Иң мөһиме – күңел күзе. Ә алар бер дә алдамый, – ди ул. – Тормышта төрле хәлләр була. Авырлыкны да күтәрә алырга кирәк. Берәүнең дә биштәре буш булмый. Шуңа күрә көчле булырга, авырлыкны җиңә белергә, сабыр булырга кирәк. Түзем кеше генә бәхетле була.


Фикер өстәү