Гүзәл Шакирова: «Кешенең үзенә куйган бәясе бар. Шул бәядән ул беркайчан да төшмәячәк»

Чәчрәп чыкмый, ә инде сәхнәгә чыкса, энергетикасы белән залны биләп ала. «Рәшә» спектаклендәге Рәшидә аның кемлеген, нинди көчкә ия булуын тагын бер кат раслады. Сүзебез – Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Шакирова турында. Аның белән язмышка аваздаш роль, театр һәм кино дөньясы, проблемалары хакында сөйләштек.

:: Режиссерларның, ничек кенә объектив булырга тырышсалар да, яраткан актрисалары була. Сез кемнең сөйкемле сөяге?

– Миңа калса, режиссер – беренче чиратта психолог. Ул артистның мөмкинлекләрен алдан күрә һәм яраткан-яратмаганга бүлми. Син, бәлки, бу роль миңа туры килми, дип уйлыйсыңдыр, ә ул булдыра алуыңа ышана. Миңа төрле режиссерлар белән, төрле жанрларда эшләү кызыклы. Артист эшли-эшли генә ачыла. Миңа әле эшлисе дә эшлисе. Биюче дә бит бии-бии остара.

:: Әмирхан Еники әсәре буенча куелган «Рәшә» спектаклендәге Рәшидә роле сезнең өчен нинди мәгънәгә ия?

– Мин аны Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип кабул иттем. Моңа кадәр андый рольне уйнаганым юк иде әле. Режиссер Айдар Җаббаров белән дә эшләп карыйсым килә иде һәм нәкъ менә шул чорны, сугыш вакытларын үзем аша кичереп, булган хәлне чагылдыру хыялым да бар иде. Менә шушы ике теләгем бергә кушылып, миңа «Рәшә» булып килеп иреште. Мин аны көттем һәм шундый роль киләчәген сизә идем.

:: Миңа калса, ул сезнең язмышыгызга да аваздаш кебек.

– Язмышлар төрле булса да, Рәшидәнең табигате миңа якын. Рәшидә дә нечкә күңелле, эшен, кешене ярата икән, ул аны чын йөрәктән, ихлас ярата. Мәкер, файда эзләү аңа чит. Тормышта авырлыклар булса да, ул аны күрсәтми, зарланмый. Шуңа ул миңа бик якын һәм кадерле.

Бу роль җиңел бирелмәде. «Рәшә» спектакле сынаулар үтә-үтә туды. Гадәттә бит айлар буе барган репетицияләрдә ролеңне үстерәсең, шомартасың, тудырасың. Ә «Рәшә»не без берничә ай әзерләдек тә бер елга тукталдык. Шундый зур тәнәфестән соң кабат эшкә тотынып, бер ай эчендә җыеп бетердек. Бу инде – көне-төне сәхнәдә яшәү дигән сүз. Дөрес, театрда андый хәлләр булгалый, әмма бик сирәк. Репетицияләр аз булгач, стресс та кичергәнмен булып чыкты. Чөнки йөрәк аша үткәрмәсәң, бу рольне тамашачыга җиткереп булмас иде. Репетицияләргә, никадәр генә авыр булмасын, ашкынып бардым. Андый чакта аяк астындагы җирне дә сизмисең икән ул. Вакыт дигәнең дә әһәмиятен югалта, ашамый-эчми эшләгәч, ябыкканыңны да күрмисең. Әмма шул вакытта хезмәттәшләрем, кызым таяныч булды. Коллегаларым, син болай эшләсәң, бетәсең дип, эчәргә, ашарга алып киләләр иде. Кызым исә, хәлгә кереп, мине бөтенләй тынычлыкта калдырды. Ул – дүрт айлык вакытыннан бирле сәхнәдә үскән бала һәм минем эшемнең никадәр авыр булганын аңлый. Ялгыш та каприз күрсәтмәде, киресенчә, олыларча, син булдырасың аны, дип тынычландыра иде. Шулай да премьерадан соң бер ай авырдым. Температура төшмичә йөдәткәч, табиблар: «Син бик каты стресс кичердеңме әллә?» – дип сорадылар. «Әйе, эшемдә», – дидем. «Тынычлансаң, бу халәт үтә», – диделәр. Ул шулай булды да. Инде нәтиҗә ясап әйтсәк, «Рәшә» авырлык белән чыкты һәм иң кадерле спектакльгә әйләнде. Мин аны көтеп алам, уйнамый торган араларда сагынам.

:: Әмирхан Еники әсәрләрендә хатын-кыз һәрвакыт вакыйгалардан өстен кала. «Рәшә»дә, мәсәлән, героиня Зөфәрнең тәкъдимен кире кагып, Минзәләгә актриса булып китә. Ә спектакльдә үзен үзе харап итә. Айдар Җабаровның бу алымын ничек кабул иттегез?

– Башта Айдар Җаббаров белән эшләү үзенчәлекләрен әйтеп үтим әле. Ул бөтен артистларны да тигез күрә һәм игътибарын да тигез бүлә. Һәрбер артистка хөрмәт белән карый һәм ирек бирә. Әгәр аныңча килеп чыкмаса, изми, «Әгәр сиңа шулай җайлырак икән, синеңчә калдырабыз», – ди. Киеренкелекне уен-көлке белән тигезли белә. Репетициягә вакыт аз бирелде, шуңа күрә аның белән эшләү җитми калды. Шул сыйфатлары, тулы ирек бирүе һәм ышанычы өчен рәхмәт аңа. Ә Рәшидә образына килгәндә, режиссер үзенең бу рольне ничек күзаллавы турында әйткәч, мин, әлбәттә, килешмәдем! Ул чакта мин аңа Гүзәл Шакирова булып җавап бирдем, героиняма андый язмыш теләмәдем. Ә инде тора-бара режиссерның хаклы булуына инандым. Ул картинаны тулаем күрә, ә мин үз ролем аша гына фаразлыйм һәм хатын-кызны түбәнсетүне, әлбәттә инде, теләмим. Айдар, Рәшидәнең язмышын үзгәртеп, тамашачыга уйланырга җирлек бирде. Кеше кайткач та уйлансың, үз-үзе белән бәхәсләшсен. Театрның бурычы да шул бит инде. Әмирхан Еникича куйсак, гади булыр иде. Айдар безне тирәнрәк фикерләргә этәрде. Аның исеме дә бит «Рәшә», ягъни алдавыч күренеш, Рәшидәнең үлеме дә, бәлкем, рәшә генәдер… Ул бары юкка чыга. Аның көймәдән юкка чыгуын да бит төрлечә аңлап була һәм һәркем үз каланчасыннан чыгып фикер йөртәчәк. Менә шуларны аңлаткач, мин килештем. Алай катлаулырак һәм кызыграк иде. Марсель абый Сәлимҗанов та режиссерның тамашачыдан алданрак барырга тиешлеген әйтә иде. Бу – тамашачыны өйрәтүе, үз артыннан ияртүе дигән сүз инде.

:: Артистның яраткан роле буламы?

– Мин аларның берсен дә аерып әйтә алмыйм. Һәрберсе дә – минем хезмәтем, шул чактагы хис-кичерешләрем бит. Әгәр яшьлектәге берәр ролемне хәзер уйнарга туры килсә, мин инде аны алай башкарып чыга алмас идем. Ул миңа әнә шул самимилеге, ихласлыгы белән кадерле.

:: Театр гаиләгә ни дәрәҗәдә тәэсир итә? Әгәр үткәннәргә кире кайтырга туры килсә, гаилә хакына театрны ташлый алыр идегезме?

– Минем актриса булу, театрда эшлисе килү кечкенәдән яралган хыял иде ул, ялгыш кереп киткән өлкә түгел. Шуңа күрә мин гаиләне генә сайлыйм дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, гаилә беренче урында булды һәм булачак. Гаиләсез кеше – терәксез кеше. Шуңа күрә үткәннәргә кайтсам да, барыбер шушы юлны, шушы театрны сайлаган булыр идем. Әмма театр да – минем гаиләм! Эшли-эшли шулкадәр бербөтенгә әйләнәсең икән, хәзер инде бусы – гаилә, бусы – эш, дип берничек тә аерып булмый. Кызым да шунда үсте, аның белән бергә мин дә үстем.

:: Кызыгыз актриса булам дисә, риза булачаксызмы?

– Кечкенә чагында аннан: «Артист буласыңмы?» – дип сорасалар, “Юк”, – дип җавап бирә иде. Хәзер аңа 15 яшь тулды, бу сорауны бирсәләр, кистереп җавап бирми, уйлана. Кем генә булса да, нинди һөнәр сайласа да, мин аны хуплаячакмын. Чөнки үз эшеңне яратырга кирәк. Теләмичә барган юнәлештә ул бәхетле була алмаячак. Артист булам дисә дә, каршы килмәячәкмен. Гәрчә һөнәрнең авырлыкларыннан саклыйсым килсә дә.

:: Сайларга туры килсә, кайсы: киномы, театрмы?

– Кино ул театрга караганда да авыррак хезмәт таләп итә торган өлкә икән. Театрда тамашачыны тоеп уйнасаң, анда каршыңда нибары бер камера тора. Спектакльнең юлы бар: ул башлана, героиня шул юлны үткәндә үсә, ачыла, кульминациягә җитә, финалга бара. Син шушы юлда үзең дә эчтән үсәсең, өлгереп җитешәсең. Кинода алай түгел. Син режиссерга кирәкле халәтне кисәк күрсәтергә, мең кат кабатларга тиеш икән. Аннан камера арттырып җибәргәнне яратмый, ул аны җәһәт эләктереп ала. Әлбәттә, театр якынрак инде, кино да ошый. Алар бер-берсен тулыландыра, актерны баета, миңа калса. Бу көннәрдә мин Нурихан Фәттах әсәре буенча куелган «Кырык дүртнең май аенда» фильмын (режиссеры – Александр Далматов) көтәм. Анда ролем зур түгел, әмма анда да хатын-кыз язмышы.

:: Соңгы вакытта татар режиссерлары күбрәк классик әсәрләргә алына. Кинода да, театрда да шулай. Сезнеңчә, сәбәбе нәрсәдә?

– Беренчедән, ул әсәрләр – тарихны чагылдырганда төп чыганак. Икенчедән, алар шулкадәр бай, киңкырлы һәм гаҗәеп көчкә ия. Шул ук «Рәшә»не генә алсак та, аны бит үз вакытында бастырырга да рөхсәт итмәгәннәр, ә бүген ул сәхнәгә менде. Көчле әсәр барыбер үз юлын таба һәм вакыты җиткәч, халыкка кайта икән.

:: Без сорап ала алмый торган нәрсәләр дә бар, сорап алып була торганнары да… Бик ошаган роль булса, аны режиссердан сорап ала алыр идегезме?

– Юк, әлбәттә. Ничек сорап аласың инде аны?! Беркайчан да алай эшли алмас идем. Бирелә икән роль, мин аны уйныйм. Юк икән, беркайчан да сорап йөрмим. Бу горурлык та, мин-минлек тә түгел. Бары тик тәрбия. Мине алай тәрбияләмәделәр.

:: Сез – эзләнүчән, үзегезгә бик таләпчән кеше. Театрдан кала тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?

– Артист эшләүдән туктарга тиеш түгел. Марсель Сәлимҗанов шулай дип әйтә торган иде. Спортчылар да көн саен күнекмәләр ясый, артист та, үсүдән туктап калмас өчен, көн саен нидер эшли. Физик яктан нык булу өчен, фитнеска йөрим, дикциягә күнекмә булсын өчен, республика сукырлар китапханәсендә диктор булып эшлим. Ә күп вакытымны кызыма багышларга тырышам. Икәү генә булсак та, ул – минем өчен гаилә.

:: Сезнең бүгенге халәтегезгә кайсы монолог туры килә?

– «Кешенең үзенә куйган бәясе бар. Менә шул бәядән ул беркайчан да төшмәячәк». Бу – Рәшидә сүзләре. Ул – минем тормыш девизым да.


Фикер өстәү