Риман Гыйлемханов: Безгә әллә кайлардан килеп эшкә урнашалар, ә үзебез эшсез утырабыз

Беркөнне эшкә таксида бардым. Мин күп сөйләшергә яратам бит инде. Машинага кереп утыруга, таксист егеткә күз ташладым. Килеш-кыяфәтен чамалап: «Сез таҗик, ахры», – дидем. «Юк, азәрбайҗан», – ди бу. Урысчасы такы-токы гына, ә мин азәрбайҗанча белмим. Шулай да өч телне, ягъни татарча, урысча, азәрбайҗанчаны бергә кушып, юл буе сөйләшеп бардык тагын.

Аның һәм минем туган телемдә уртак сүзләр булуына сабыйларча шатланган булабыз. Исеме Агил икән, бу, безнеңчә, «акыл» дигән мәгънәдә. «Ә-ә… ызначит акыллы, умный егет!» – дигән булам, егет елмая. Үзе турында рәхәтләнеп сөйли. Безне мактый. «Сездә яшәргә әйбәт, бездә эш табу да читен, җүнле эш булмагач, акча да юк», – ди. Кыскасы, Татарстанга «шабашка»га килгән Агил. Дөрес, башта бер дусты килеп монда урнашкан, яхшы гына эш табып яши башлаган, аннан, бераз ял алып, Азәрбайҗанга кайткан да Агилны һәм тагын берничә дустын ияртеп килгән.

Кызык инде бу дөнья, безгә әллә кайлардан килеп эшкә урнашалар, канәгать булып яшиләр, ә үзебез эшсезлеккә каршы көрәшәбез. Дөрес, эшлим дигән кешегә эш табыла инде ул, тик безгә ошаганы җитеп бетми.

Улым Булатның, әле студент вакытта ук, Америкага барып акча эшләп кайтуы искә төште әле. Нибары 40 көн тирәсе яшәде ул анда, әмма бер «девятка»лык эшләп кайтты. Төшемле урын тапмаган, өйләргә мебель ташучы бер фирмага эшкә урнашкан, кичләрен ресторанда савыт-саба юган. Шул ук вакытта Американың үзендә дә «эшсезлек» дигәнне ишеткән бар. Улымнан: «Алар да, синең кебек, эшләргә урнашып, акча эшләмиләр микән?» – дип сораган идем, ул: «Әти, алар мондый эшләрне «кара эш» дип саный, кимсенәләр», – диде.

Әллә без дә дөньяның алга киткән илләре рәтенә бастык микәнни дип уйлап та куйдым. Татарстанда читтән килеп эшләүчеләр ишәйгәннән-ишәя бара. Рәсми мәгълүматлар буенча, узган ел алар 300 меңнән артып киткән. Россия гражданлыгы алганнары 19 мең тирәсе, бу – Казандагылары. Күңелгә төрле уйлар кергәли. Инде исеме онытылган, моннан өч-дүрт ел чамасы элек бер сәясәтче: «Россия тиздән килмешәкләр иленә әйләнәчәк, якындагы 50 ел эчендә 253 миллион мигрант кабул итәчәк», – дигәнрәк сүзләр әйткән иде. Татарстанга шуларның күпмесе эләгер инде.

Бүген бөтен дөньясында бөек күченешләр бара. Бара-бара, кая барып җитәрбез? Бу хәл илнең таркалуына китермәсме, дип тә уйлап куям. Мондый уйлар бик үк нигезсез дә түгел кебек. Дөньяда глобальләшү, бөтендөнья дәүләте төзү шаукымы бара. Ә аның максаты – җирле халыкны бетерү. Дөньяда бер дәүләт, бер халык, бер тел калырга тиешлеге турында сүзләр йөри. Бу сүзләр имеш-мимеш булса гына ярый инде, шулай да куркыта. Бүген бөтен дөньясында ыгы-зыгы, халыклар бүленеп бетте. Һәр як үзенә тарафдарлар, фикердәшләр эзли. Безгә кайсы халыклар теләктәшлек күрсәтер, кем әйтмешли, бер шайтан белә. Шәт, шайтан вәсвәсәсе белән яшәмәбез. Соңгы вакытларда Россиянең ислам дөньясы белән якыная башлавын истә тотсак, начар яшәмәбез. Әнә барлы-юклы ярты сәгать эчендә Азәрбайҗан егете Агил белән тәмам якынаеп беттек бит әле. «ВТ» редакциясе урнашкан бина янына килеп туктагач та, шактый гомер аерылыша алмый тордык. Димәк, рухлар туры килә дигән сүз. Сез ни уйлыйсыздыр инде тагын.


Фикер өстәү