27 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Микро-, кече һәм урта предприятиеләр көне

Бу көн 2017 елда БМОның Генераль Ассамблеясы карары нигезендә гамәлгә керә. Теләсә кайсы ил икътисадында һәм үсешендә микро-, кече һәм урта предприятиеләр мөһим роль уйный. Кече предприятиеләр буенча халыкара агентлык мәгълүматлары буенча барлык предприятиеләрнең 90%ы микро-, кече һәм урта предприятиеләр категориясенә керә. Аларда хезмәткә сәләтле халыкның якынча 70%ы эшли.

Бөтендөнья  балык тоту көне

Беренче тапкыр Бөтендөнья балык тоту көнен 1985 елда билгеләп үтәләр.  1984 елның июлендә Римда балыкчылыкны җайга салу һәм үстерү буенча Халыкара конференция уза. Аның карары белән балык тотарга яратучыларны берләштерә торган бу бәйрәм оештырыла.

«Катюша»

1941 елның 27 июнендә Воронежда Коминтерн исемендәге заводта «Катюша» БМ-13 җибәрү реактив җайланмаларын җыя башлыйлар. Әйтергә кирәк, Матвей Блантер һәм Михаил Исаковскийның  «Катюша» җыры алданрак чыккан була. Беренче сынаулардан соң кызылармияче Каширин «Менә бу җыр!» дип кычкыра. «Катюша» дип җавап бирә 20 нче армиянең 144 нче укчы дивизиясенең аерым батальоны штаб ротасы сержанты Андрей Сапронов. Шулай итеп бу җайланмага халык исеме бирелә.

Беренче банкомат

1967 елның 27 июнендә Лондонда  акча бирү буенча дөньяда беренче банкомат барлыкка килә. Аның беренче версиясен Америка галиме Лютер Джордж Симджян 1939 елда ук уйлап таба, ләкин ул аппаратның банк белән элемтәсе булмый. Яңа банкоматны шотландияле Джон Шепард-Баррон төзи. Аннан беренче акчаны реклама максаты белән актер-комик Рег Варни ала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү