Яңа елдан пенсиягә 20 шәр мең өстиләр: Татьяна Голикова кемнәргә икәнен аңлаткан

Хакимияттәгеләр өлкән яшьтәгеләргә зур бүләк ясарга карар иткән.

Яңа елдан пенсионерларга өстәмә вәгъдә итәләр. Өлкәннәр үзләренең пенсиясенә өстәмә итеп, елына уртача 20 мең сумга якын акча алачак, дип хәбәр итә “PRIMPRESS”.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова аңлатып үткәнчә, гадәттәгечә, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе арттырыла. Шул ук вакытта ел башында пенсияне күпкә (уртача бер мең сумга) арттыру күздә тотылган соңгы ел булачак бу.

Голикова әйтүенчә, Хөкүмәттәгеләрнең планы буенча 2024 елның гыйнварыннан пенсия нибары 4,6 процентка арттырылырга тиеш булган. Әмма инфляциянең 7,5% тәшкил итүе сәбәпле пенсия шул күрсәткечкә үсәчәк. Дәүләт Думасы депутатлары аны беренче укылышта хуплаган да инде.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары сүзләренә караганда, хакимияттәгеләр инфляциягә карап пенсияне шулай күпкә арттырырга карар иткәннәр. Ә инде 2025 елдан Россиядә пенсияләрне елына 2 тапкыр: башта – февральдә, аннан соң – апрельдә индексацияләүгә кире кайту күздә тотыла.

Шул ук вакытта киләсе елның гыйнварыннан пенсияләр уртача 1631 сумга артып, әлеге өстәмә елына 20 мең сум чамасына җыелачак. Әмма эшләмәүчеләр генә аңа исәп тота алачак. Өстәмәнең якынча 32 миллион пенсионерга кагылуы көтелә.


Фикер өстәү