Гарәфә көнендә Татарстан хаҗилары илгә иминлек сорап җәмәгать белән дога кылды

Бүген, Корбан бәйрәме алдыннан, Гарәфә көнендә, Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегеннән Гарәфә җирлегенә күчте. Биредә алар кояш баеганчыга кадәр тәкбир, тәхлил әйтеп, салаватлар укып, дога кылып һәм Раббыбыздан гафу итүне сорап утыра. 

Өйлә намазыннан соң Татарстан хаҗилары җәмәгать белән илебезгә иминлек һәм тынычлык сорап, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче солдатлар өчен дога кылды. Ахырдан хаҗиларга Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәлам җиткерделәр, ул гыйбадәтләрнең кабул булуын, һәм хаҗиларның туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

Кояш баеганнан соң хаҗилар оешкан төркемнәр булып Мөздалифә үзәнлегенә юл тотачак, биредә алар ачык һавада төн үткәрәчәк. Иртәгә алар Мина үзәнлегенә палатка шәһәрчегенә кайтачак, дип яза Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайты.


Фикер өстәү