Росгвардия Владимир Путиннан авыр корал һәм танклар сораган

Россиядә фетнә омтылышыннан соң, Росгвардияне авыр корал, шул исәптән танклар белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта ведомство җитәкчесе Виктор Золотов Россия Президенты Владимир Путинның Кремльдә чыгышыннан соң белдерде.

Золотов бу мәсьәлә хакында дәүләт башлыгы белән сөйләшкәнлеген әйтте. «Бездә танклар һәм ерак арага йөри торган авыр корал юк. Без моны финанслауга карап  кертәчәкбез», — дип аның сүзләрен китерә «Интерфакс».

Росгвардия башлыгы аның ведомствосы шәхси составы һәм, гомумән, көчләре 24 июньдә фетнә омтылышын бастыруда үз урыннарында төгәл, нәтиҗәле эшләүләре хакында әйттеә.


Фикер өстәү