Спорт министры җәен тик утырмаска киңәш итте

«Җәй ул – кечкенә генә тормыш», – дип җырлыйлармы әле? Татарстанның спорт министры Владимир Леонов та шул җыр сүзләрен искә төшереп, өч айлык вакытны өйдә генә утырып уздырмаска өндәде. Моның өчен чаралар да булып торачак.

4–18 июнь. Киләсе елның шушы көннәрендә Казан «БРИКС илләре спорт уеннары» чарасын кабул итәчәк. Халыкара ярышта 25 ил катнашыр дип көтелә. Министр әйтүенчә, бу чарадан зур спорт бәйрәме ясарга телиләр. Спортчыларның да «иң-иң»нәре килер дип көтәләр. Сүз уңаеннан, аларның саны 5 меңләп булачак. Шунысы да үзенчәлекле: спорт чарасында һәр илдән берәр спорт төрен тәкъдим итәчәкләр. Әлегә Бразилиядән капоэйро, Кытайдан – гоо, Һиндстаннан – кабадди, Россиядән билбаулы көрәш кебек спорт төрләре буенча ярышлар узачагы билгеле.

30 июнь – 2 июль. Кояш баеганда йөгерү, утрау тирәли йөзү. Зөя утравында «Sviyaga Fest» спорт-күңел ачу фестивале узачак. Карар өчен дә, катнашу өчен дә мавыктыргыч чара дип ышандыралар.

26–28 июнь. Бу көннәрдә гольф буенча турнир узачак. Үткәрү мәйданчыгы – «Ак Барс» гольф үзәге.

29 июнь – 3 июль. Ишкәкле спорт төрләре буенча Россия Кубогы шушы көннәрдә башкаланың Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә узачак. Россиянең 15ләп төбәгеннән 400 катнашучы килер дип көтелә.

1–8 июль. Җилкәнле спорт буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты «Локомотив» пляжында узачак. Яхталар ярышы шулай ук мавыктыргыч булыр дип ышандыралар.

13–17 июль. Зур чараларның берсе «Урам» экстрим-паркында көтелә. 4 млн сумлык приз өчен биредә Бөтенроссия урам уеннары узачак. Ярышырга дип илнең 40лап төбәгеннән 1 меңләп спортчы киләчәк.

15 июль. Бу көнне узасы спорт ярышы чын мәгънәсендә футбол җанатарлары өчен көтеп алынган вакыйга булачак. Казанда Россия Суперкубогы өчен матч узачак. «Зенит» һәм «ЦСКА» командалары ярышачак. Министр Леонов та, ярышны уздыру хокукын яулау җиңелләрдән булмады, дип искәртте. Билетлар шушы көннәрдә сатуга чыгачак, дип тә куандырды.

 

 


Фикер өстәү