«Титаник» артыннан киткән  «Титан»: катастрофалардан миллиардлар иясе булу да коткармый

Үткән атнада дөньякүләм символик мәгънәгә ия вакыйга булды: Американың OceanGate компаниясе милке – «Титан» батискафы 1912 елда һәлакәткә очраган «Титаник» лайнеры ватыклары янына туристик сәяхәт ясау нияте белән океан төбенә төшеп югалды.

Су асты аппараты, океан төбенә төшә башлауга ике сәгать тирәсе вакыт үтүгә, элемтәгә чыгудан туктаган. 3 километр тирәсе тирәнлектәге аппаратка ярдәм итү мөмкинлеге табылмады. Баштарак экипаж үз көче белән һәлакәттән котыладыр дигән өмет бар иде. 23 июньдә оператор-компания батискаф экипажының һәлак булуын игълан итте. Су төбендәгеләрнең һава запасы шул көнне беткән. Соңрак инде су асты аппаратының ватыклары да табылды дигән хәбәрләр күренде. Фаҗиганең сәбәбе шартлау булырга тиеш дигән беренче нәтиҗә ясалды. Батискафта урыннар кыйммәт: бер билет 250 мең доллар тора, диделәр. Аның бортында британ миллиардеры Хэмиш Хардинг, OceanGate Expeditions компаниясенә нигез салган Стоктон Раш, француз акванавты Поль-Анри Наржоле, пакьстанлы бизнесмен Шәхзада Давыд, аның улы Сөләйман Давыд булган.

Кешелек цивилизациясе нинди генә технологик үсешкә ирешмәсен, мондый техноген катастрофалар алдында көчсез булып кала. Миллиардлар иясе булсаң да, беркем дә ярдәм итә алмый. Фаҗигадән шундый сабак нәтиҗә ясарга мөмкин. Экспедицияне оештыручы компания куркынычсызлык техникасын бозган, белгечләр ярдәменнән файдаланмаган дигән хәбәрләр дә бар.

Дөнья икътисады да шул батискаф хәлендә бүген. Кризис тирәнлегенә төшү дәвам итә. Германиянең Deutsche bank 10 процент хезмәткәрләрен кыскарта, диләр. Кыскарту яхшы тормыштан түгел. Моны барыбыз да белә. Англия банкы төп ставканы 5 процентка кадәр күтәрде. Бу – соңгы 15 елдагы иң зур ставка. Бөекбританиянең әҗәтләре күләме 1961 елдан соң беренче тапкыр эчке тулай продукт күләмен узып китте. Төп ставканың күтәрелүе әҗәтләрнең кызурак темплар белән үсүенә китерә һәм биржа түнтәрелешен әзерли – болары да мәгълүм. АКШта төп ставканы ФРСның соңгы утырышында үзгәрешсез калдырдылар, әмма Кливлендтагы конференциядә ФРС вәкиле Мишель Боуман, инфляцияне тотып тору өчен, ставканы өстәмә рәвештә күтәрергә кирәк булачагын белдерде. Яхшы тормыштан эшләнми болар берсе дә. Процент ставкаларының күтәрелүе резерв валюталарын кыйммәтләндерә, чимал бәяләре түбәнгә китә. Глобаль базарда без шуларны күрәбез дә инде.

Икътисад түнтәрелешенә табигать бәла-казалары да үз өлешен кертә. Европада тагын аномаль корылык һәм эсселек. Уңыш кими, елгалар саегып, ГЭСлар энергия җитештерүне туктаталар. Эссе вакытта җил станцияләре дә туктап кала, чөнки һава хәрәкәте акрыная. Суыту өчен исә энергия кыш көненә караганда да күбрәк таләп ителә. Кытайда су басуга әзерләнәләр. Планетаның башка почмакларында да экстремаль һава торышы саклана.

                                      Рәшит Фәтхрахманов 

 

 

 


Фикер өстәү