Владимир Путин Коръәнне ихтирам итмәү Россиядә җинаять булып саналуын искәрткән

Россиядә Коръәнне һәм мөселманнарның дини хисләрен бик нык хөрмәт итәләр, илдә аларның Изге китабын ихтирам итмәү җинаять булып санала. Россия Президенты Владимир Путин Дагыстанның Дербент шәһәрендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Россия лидеры шәһәрнең Җәмигъ мәчетенә килгәч, җирле мөселман оешмасы рәисе Сәед-Яхья Сәедов аңа Коръән бүләк итте. «Бу бүләк өчен сезгә зур рәхмәт. Ул, һичшиксез, Кремльдә лаеклы урын алачак», — диде Президент.

Шул ук вакытта, Путин теге яки бу дин вәкилләре өчен изге саналган әйберләргә карата мыскыллы мөнәсәбәткә төрле илләрдә төрлечә карауларына игътибар итте.

«Коръән – мөселманнар өчен дә, башкалар өчен дә изге әйбер. Без башка илләрдә бүтәнчә эшләүләрен – кешеләрнең дини хисләрен хөрмәт итмәүләрен һәм моны җинаятькә санамауларын беләбез», — дип искәртте ул.

«Безнең илдә бу Конституция буенча да, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 282нче маддәсе буенча да – җинаять. Бу – конфессияара ызгыш китереп чыгару», — дип өстәде дәүләт башлыгы.

Путин фикеренчә, христианнар һәм мөселманнар арасындагы туганнарча мөнәсәбәтләр һәм үзара хөрмәт күпмилләтле һәм күпконфессияле Россия халкының бердәмлеген ныгыта. Ул шулай ук Россиядә яшәүче барлык мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады.

 


Фикер өстәү